Организм ни җитмәвен үзе белдерә [киңәш]
Тиз ару. Сәбәбе: В, Е витаминнары, марганец, калий җитешми.
Менюга чикләвек, яшел тәмләткечләр, яшел борчак, цитруслылар, банан, көнбагыш орлыгы кертергә кирәк.
Йокысызлык, тиз ярсу. Сәбәбе: В төркеме витаминнары, калий һәм кальций җитешми.
Менюга салат, цитруслылар, банан, кузаклылар, йөзем, бавыр, балык, чистартылмаган дөге кертегез.
Борын еш канау, баш әйләнү. С һәм Р витаминнары җитешми.
Менюга помидор, кәбестә, яшел борыч, карлыган, цитруслылар кабыгы (анда Р витамины күп), йогырт, балык мае кертергә кирәк.
Тешләр бозылу. Сәбәбе: Д витамины җитми.
Менюга балык мае, бавыр, атланмай, сөт ризыклары, йомырка сарысы, балык, сыр, соя, арахис, әстерхан чикләвеге, көбагыш орлыгы кертергә.
Еш салкын тидерү. Сәбәбе: А һәм В витаминнары җитешми.
Кишер, кабак һәм башка сары-кызгылт сары яшелчәләр кертергә, кара карлыган, йомырка сарысы, салат яфрагы, балык, каймак, атланмай, кузаклылар, кавын файдалы.
Әкиятләрдә генә була торган «яшәү эликсиры» тормышта да очрый икән
Әчегән сөт ризыкларының файдалы икәнен һәрберегез белә. Аларны әле яшәртүче ризыклар дип тә атый алабыз. Алар организмга тагын да күбрәк файда китерсен өчен нишләргә?
Кефир. Матдәләр алмашын яхшырта, аксым-углевод балансын җайга сала, эчәклектә әчү процессын киметә. Көндез бер стакан кефир эчү кәефне күтәрә, кичен токсиннарны чыгара, ашкайнатуны яхшырта.
Кефирны әчү процессын көчәйтүче ризыклар, мәсәлән, кара ипи белән бергә ашамагыз. Кайчак кефирга аз гына дарчин өстәргә мөмкин.
Катык. Сөяк һәм мускул тукымаларын ныгыт, нерв системасын тынычландыра, күзәнәкләрнең яңаруына китерә. Катыкны өйдә чагында эчәргә тырышыгыз, югыйсә аның эчне йомшарту үзлеге бар.
Катыкның яңа оетканы файдалы. Озак сакланганы ашказаны-эчәктрактына зарарлы. Катык аппетитны яхшырта. Аны эчәргә, каймак урынына салатларга кушарга да була.
Йогырт. Организмның саклагыч көчен арттыра, шунлыктан чирләгәндә һәм авырудан терелеп килүчегә файдасы зур. Ул канда холестерин төерләре барлыкка килүне кисәтә, матдәләр алмашын яхшырта. Майлылыгы түбән йогыртны иртән дә, кич тә, гомумән, көн дәвамында эчәргә мөмкин.
Тиз йоклап китү һәм тиз уяну өчен берничә киңәш
Көз-кыш айларында еш кына көне буе йокы килеп йөри, ә төнлә йокысызлык интектерә. Бу — төннең озынаюы, иртәләрнең караңгы булуы белән бәйле.
Йокы туйсын өчен нишләргә соң?
- Йокы бүлмәсе бераз салкынча, караңгырак булсын. Ятар алдыннан телевизор, компьютерны кабызмау хәерле. Алар йокы вакытын ала һәм режимны да боза.
- Йокы алдыннан кофе, чәй эчмә, 2,5-3 сәгать кала ашама.
- Йокы һәм уяну режимын булдыр. Ял көннәрендә дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрән.
- Йокы алдыннан саф һавада йөреп алу файдалы булыр.
- «Йокы ритуалы»ң булсын. Әйтик, көн саен берәрсенә шалтыратып, тыныч йокы теләргә яки матур смс язып җибәрергә була. 10-15 минут көндәлек язуны да гадәткә керт. Бер-ике атна шулай кабатласаң, организм моны йоклап китәр өчен бер сигнал буларак кабул итәчәк.
Компьютер артында озак утырырга яратсаң, лимонлы чәй эчәргә онытма
Берничә ел буе япон гамилнәре компьютер операторларының эшен җиңеләйтү өстендә эшләгәннәр.
Чөнки озын көн буе компьютер артында утыручылар баш, күз авыртуга, кул сызлауга, хәл бетүгә зарлана икән. Алар берничә дистә ашамлык һәм эчемлекнең кеше организмы өчен никадәр файдалы икәнлеген тикшергәннәр. Һәм, нәтиҗәдә, арыганлыкны лимонлы суык чәй бетерә дигән карарга килгәннәр.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, японлыларның яраткан яшел чәйләре хата җибәрүне – 20, ә ясмин чәе 25 процентка киметкән. Компьютер артында озак утырырга яратсаң, лимонлы чәеңне алдан әзерләп куй.
Күңел төшенкелегеннән чыгуның 8 юлы
Безнең тормышыбызда көн саен нинди дә булса хәлләр, мәшәкатьләр булып тора.
Кызганычка каршы һаман яхшы, күңелле эшләр генә түгел, күңелсезлекләр дә булгалый. Без ул күңелсез хәлләрдән, проблемалардан чыгу юлын эзләргә тиешбез.Чөнки кешенең кәефе начар булганда, аның сәламәтлеге начарлана. Кешенең усал вакытында ашказаны авыртырга мөмкин. Күңел төшенкелекле булган кеше, тиз картая да икән. Без сезгә кыен вакытлардан чыгу юлын эзләр өчен файдалы киңәшләр бирәбез:
1. Эчеңдәге борчылуларыңны туганнарың яки дусларың белән уртаклашырга кирәк.
2. Хисләреңне чыгару өчен еларга яки көләргә тырыш.
3. Кызыклы китап яки журнал укы.
4. Берничә тапкыр тирән сулыш алырга.
5. Спорт белән шөгыльлән.
6. Берәр күңел күтәрелә торган яки тынычландыра торган җыр таңла.
8. Берәр кызыклы, күңелле хәлне исеңә төшер.
Озак яшәү серен ачабыз!
«Дөрес чәйнәсәң, озак яшәрсең» дигәннең дөрес булуын исбатлыйбыз.
1. Ашкайнату процессы авызда башлана. Анда углеводлар селәгәйдәге ферментларны тарката. Ләкин моның өчен селтеле тирәлек кирәк. Әгәр ризык тиз арада ашказанына китсә, эшкәртелмәгән углеводлар, эчәклеккә эләгеп, әчү хасил итә. Бу газ җыелып, эч кабаруга китерә. Эч авыртырга тотына.
2. Ризыкны яхшылап чәйнәү йөрәккә көч килүне киметә. Эре кисәкле азык, ашказанының формасын үзгәртеп, йөрәкне кысарга мөмкин. Эре кисәкне йотканда, йөрәк тибеше 7-10 тапкырга арта. Ризыкны озак итеп чәйнәп, сирәгрәк йотсаң, йөрәк ритмы үзгәрми. Бу тихакардия барлыкка килүдән саклый.
3. Япон галимнәре әйтүенчә, әкрен чәйнәү кешегә гәүдә авырлыгы арту белән яный.
4. Тизрәк эшкәртелсен өчен ризык яхшылап вакланган булырга тиеш. Эре кисәкләр ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген боза, әчү, дисбактериоз барлыкка китерә. Моннан тыш, чәйнәгәндә селәгәйдә азыкка ашказанына барып җитәргә ярдәм итүче матдә барлыкка килә. Аның өчен азыкны,ким дигәндә, 20 мәртәбә чәйнәргә кирәк.
5. Азык авызда озаграк торган саен, агулану куркынычы кими. Селәгәйдәге лизоцим дигән матдә ризыкның зарарлы кисәкчекләрен үтерә.
6. Табиблар фикеренчә, озак чәйнәү гингивит, пародонтоз кебек урт авыруларын кисәтә. Тешләр сәламәт булсын өчен ике як белән дә тигез чәйнәргә кирәк.