СӨЙЛӘМДӘ ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ КУЛЛАНУ план-конспект урока (10, 11 класс) на тему
Бу методик дәрес эшкәртмәсе 1 курс студентлары татар төркеме өчен татар теленнән “Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану” темасы буенча төзелде. Дәреснең максаты - текста фразеологизмнарның стилистик бизәлешен билгеләү; укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү;
фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү;
матур әдәбиятта фразеологик сурәтләү чараларын тану, бәяләү; укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; хезмәткә сөю, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Скачать:
ВложениеРазмер конспект урока 60.09 КБПредварительный просмотр:
Министерство образования и науки Республики Татарстан
ГАПОУ «Колледж нефтехимии и нефтепереработки имени Н.В.Лемаева»
Тема: “СӨЙЛӘМДӘ ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРНЕ КУЛЛАНУ”
Курс обучения: 1 курс
Профессия: 18.01.05 Аппаратчик-оператор производства неорганических веществ
ФИО автора: Шайдуллина Альфира Анусовна
Должность: преподаватель татарского языка и литературы
Бу методик дәрес эшкәртмәсе 1 курс студентлары татар төркеме өчен татар теленнән “Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану” темасы буенча төзелде. Дәреснең максаты - текста фразеологизмнарның стилистик бизәлешен билгеләү; укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү;
фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү;
матур әдәбиятта фразеологик сурәтләү чараларын тану, бәяләү; укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; хезмәткә сөю, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
1 курс студентлары өчен татар теленнән “ Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану ” темасы буенча дәреснең технологик картасы
Сөйләмдә фразеологик берәмлекләрне куллану
- текста фразеологизмнарның стилистик бизәлешен билгеләү;
- матур әдәбиятта фразеологик сурәтләү чараларын тану, бәяләү;
- укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү;
- фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү;
Фикерләү сәләтен үстерү:
- укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
- хезмәткә сөю, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү;
Универсал уку эшчәнлеге
- мөстәкыйль, иҗади һәм җаваплы эшчәнлеккә әзерлелек һәм сәләтлелек булдыру;
- үз сөйләмеңне күзәтү нигезендә бәяли алу, тел һәм сөйләмне камиллләштерүгә ихтияҗ тудыру;
- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоратим булдыру;
- класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.
Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
Өлешчә тикшеренү, эзләнү
Дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану, чагыштыру, аңлатмалы сөйләү, әңгәмә үткәрү, мөстәкйль эш башкару
Дәреслек: Р.С. Абдуллина, Г.М. Шәйхиева “Татар теле” 10 сыйныф 131-133 битләр;
Ф.С. Сафиуллина Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.- 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.
Интерактив такта, проектор, компьютер, презентация,
таратма материаллар (биремле карточкалар), фразеологизмнарга ясалган рәсемнәр;
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре
Һәр этапның диагностик биремнәре.
1. Оештыру этабы.
Укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, укучылар!
Хәерле көн барчагызга,
Телимен чын йөрәктән.
Башлыйк дуслар дәресне
Шундый изге нияттән.
Укучылар дәрескә әзерләнәләр.
Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, хәзер өй эшләрегезне тикшерәбез. Сезгә нинди өй эше бирелде?
- Укучылар, бүгенге дәрескә фразеологик берәмлекләр кертеп девиз сайлыйк (слайд күрсәтелә) :
1) Дәрестә кул кушырып утырма. 2) Агачтан сандугач кына ясамый. 3) Куллары алтын. 4) Кулыннан килмәгән эше юк. 5) Җиң сызганып эшлик.
- Укучылар, бу фразеологизмнар безне нәрсәгә өйрәтә?
Хезмәтне сөйгәндә генә без бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз.
Укучылар әзерләп килгән фразеологизмнарны укыйлар, мәгънәләрен аңлаталар.
(Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге)
Тактада фразеологизмнарга ясалган рәсемнәрне карап, укучылар фразеологизмнарны әйтәләр, девиз сайлыйлар.
(Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
- Хезмәтне сөяргә өйрәтәләр.
(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
III этап. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең максаты нинди?
- Әйе, без бүгенге дәрестә телебезнең бизәге булган фразеологизмнар турында алган белемнәребезне тирәнәйтербез.
- Нинди сүзләр фразеологизмнар дип атала? Алар ничек ясалалар? Сөйләмдә ничек кулланылалар?
Үткән дәрестә без аларның телдә нинди урын тотуларын әйтеп киттек. Кеше үз сөйләмендә фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәжәдә уңышлы файдаланса, аның фикере башкаларга шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм тизрәк барып җитә дидек. Фразеология таркалмый торган сүзтезмәләрне өйрәнә. Андый сүзтезмәләрне фразеологизмнар
( грекча - phrasis- тәгъбир-выражение, logos-өйрәнү- изучение) дип атыйлар
Фразеология күренешен фәндә тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль бер тармагы итеп карау ХХ гасыр башында ук урын ала. Бу өлкәгә караган бик күп фәнни хезмәтләр, фразеологик сүзлекләр басылып чыгу – зур әһәмияткә ия күренеш. (Н.Исәнбәтнең 2 томнан торган “Фразеологизмнар сүзлеге”, һ.б фразеологик сүзлекләр белән таныштырыла).
- Фразеологизмнар турында алган белемнәребезне ныгытабыз.
Төшенчәләрнең бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән белдерелүе фразеологизмнар дип атала. Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән торалар, телебездә үзгәрешсез калалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр.
Соруларга дөрес җаваплар. (Шәхси универсал уку эшчәнлеге), (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
-таныш ситуациядә (типлаштырылган)
-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)
Укучыларның фразеологизмнар турында алган белемнәрен ныгыту.
- Үткән дәрестә ф разеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый дидек.
- Алар бер-берсеннән ничек аерылдылар?
- Ирекле сүзтезмә фразеологик сүзтезмәгә әйләнә аламы?
- Хәзер фразеологизмнар буенча белемнәребезне ныгыту өчен, күнегүләр эшлибез.
- 1. Мөстәкыйль эш. (слайд күрсәтелә):
Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләрдән аеру.
Сай йөзү, авыз еру, матур сөйләү, шәп йөзү, кот очу, ләчтит сату, кош очу, күктә йөрү, сак сөйләү, борыны салынган, йөз төрле, уклау йоткан, теңкәгә тию, ике төрле, сөяк йоткан, кулына тию һ.б.
2. Фразеологизмнарны гади бер сүз белән алыштырып язу (слайд күрсәтелә):
Тамырына балта чабу – бетерү, теңкәгә тию – аптырату, түбәсе күккә тию –шатлану, кот очу – курку, куян йөрәк – куркак, суган суы сыгу –елау, керфек какмау –йокламау һ.б.
- Укытучы:
- - Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә, калькалаштырылырга мөмкин.
- 3. Фразеологизмнарны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү (слайд күрсәтелә):
Делать из мухи слона
В семье не без урода
Другого поля ягода
Находить общий язык
Глаза на лоб лезут
Чебеннән фил ясау
Гаилә имгәксез булмый
Бүтән алан җимеше
Күзе маңгаена менгән
- 4. Дәреслекләр белән эш.
- Укучылар, китапларның 131 нче битен ачабыз, 173 нче күнегүне табабыз.
Бирем: Мәгънәдәш (синоним) фразеологизмнарны табып языгыз.
1.Үлчәп сөйләү; кайгыга салу; кактырып-суктырып әйтү; ике йөзле булу; ким-хур булу; исеме таралу; төсе китү; туксан тугызлы.
Файдалану өчен фразеологик гыйбарәләр: ике яклы пычак булу; сак сөйләү; борчуга төшерү; түбәнлеккә төшү; даны таралу; йөздән кан качу; йөзгә берәү тулмаган; төрттереп әйтү.
- 5. 178 нче күнегү.
Бирем: Сөйләм ситуациясеннән чыгып, фразеологизмнарны сайлап алу.
-Укучылар, сезнең алдыгызда фразеологизмнар, сөйләм ситуациясенә карап, сез аларны сайлап алырга тиеш:
Энә күзеннән үткәрә; очын очка ялгап барабыз; борын астындагысын күрми; буш кул белән кайткан, кул арты китте, әлифне таяк дип тә белми, салпы ягына салам кыстыра.
- Хезмәт хакының аз булуын зарланып сөйләгәндә кайсы фразеологизмны сайлар идегез?
- Очын - очка ялгап барабыз.
- Нәрсәдер алырга барып та, уңышсыз йөреп кайткан кеше турында сөйләгәндә?
- Буш кул белән кайткан.
- Үзен белмичә, кешене тәнкыйтьләргә яраткан кеше турында?
- Борын астындагысын күрми.
- Надан кеше турында ни диярбез?
- Әлифне таяк дип тә белми.
- Йорт малыннан берәрсен сатканнан соң, калган маллары үрчемәгәндә ни диләр?
- Бу очракта кул арты китте , диләр.
- Файда өмет итеп, кемне дә булса мактаган кеше турында сөйләгәндә, кайсы фразеологизмны кулланыр идегез?
- Салпы ягына салам кыстыра .
- Бик нык тикшерә торган кеше турында сөйләгәндә?
- Энә күзеннән үткәрә.
- - Фразеологизмнарда тирән мәгънә, фикер, коллектив акыл һәм тәҗрибә сәнгатьле –сурәтле итеп, матур бизәкләр ярдәмендә белдерелә. Язучыларыбыз аларны үз әсәрләрендә мул кулланганнар. Бу үз чиратында, халкыбызның сөйләм теленең ни дәрәҗәдә бай булуын күрсәтә.
- 6. Әдәби әсәләрдә бирелгән җөмләләрдән фразеологизмнарны табу.
- - Укучылар, тактада бирелгән мисалларга игътибар итәбез, бирелгән җөмләләрдән фразеологизмнарны табабыз (слайд күрсәтелә):
- 1. Шул вакытта, хикмәти хода, бер Кара кош пәйда булып, канаты белән Карлыгачны бик каты сукты да ерткыч икенче ерткычка азык булды. (Г.Тукай).
- 2. Әмма дә ләкин халык батырының да сабырлыгы бер төкәнә бит. (Г.Ахунов).
- 3. Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми. (Ш.Галиев).
- 4. Бирермен, өшегән авыз, сиңа йомышны. (Г.Камал).
- 5. Тигәнәле кешеләре аяк терәп җир сорый. (К.Нәҗми).
- 6. Үткәндәге сүткән- өстенә үлән үскән. (Г.Бәширов).
- 7. Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр.
- (Р.Фәйзуллин).
Укытучы биргән сорауларга җавап бирү.
- Ирекле сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин, аларның мәгънәсе компонентларының мәгънәләре суммасына тигез була. Фразеологизмнар составындагы сүзләр арасына башка сүзләрне кую мөмкин түгел, аларның мәгънәсе компонентларының мәгънәләре суммасына тигез була алмый.
- Әйе, ирекле сүзтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда, фразеологик сүзтезмәгә әйләнә, ягъни башка сөйләм ситуациясенә эләккән сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәләр барлыкка килә.
(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
1. Бирем: Ирекле сүзтезмәләр белән фразеологизмнарны аерып, баганалап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
2. Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
3. Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
4.Укучылар фразеологизмнарны парлап язгач, бергәләп тикшерелә. (Регулятив универсал уку эшчәнлеге), (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
5. Укучылар телдән җавап бирәләр.
Шул рәвешчә, укучылар белән әңгәмә үткәрелә, фразеологизмнар буенча үтелгәннәр искә төшерелә.
(Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге), (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)
6. Укучылар бирелгән җөмләләрдән фразеологизмнарны табып, аларның мәгънәләрен аңлаталар.
(Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге), (Танып белү уку эшчәнлеге)
Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)
Укучыларга биремле карточкалар таратыла.
I дәрәҗә (көчле укучылар өчен) эш үрнәге.
1. Фразеологик берәмлекләр ирекле сүзтезмәләр калыбы буенча ясалганнар. Ия-хәбәр, тәмамлык-хәбәр калыплары аеруча киң таралган. Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.
1 . Чү, чү, кызма, Әкрәм энем, күзгә төтен җибәрмә. (Г.Н.) 2. Мин, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, битемә бияләй каплап килүем. (Г.Ә.) 3. Тормышта болай да авызым пеште инде. (Б.К.)
2.Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз. 1.Тик шулай да иш янына . булып торганы яхшы аның.(И.Г.) 2.Әбисе белән бабасы аны, өрмәгән . ике атна буена сыйладылар.(Ә.Е.) 3.Әзрәк черем . кирәк
3.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез.
- Килмәгән җире юк; кура җиләге күк; күз явын алырлык; сөлек кебек; суырып йотарлык; урта бармак шикелле; күңелгә килешле; җангаягымлы.
- Ай бирде, кояш алды; күз күрде, кулга тимәде; артыннан күз иярми; аягы җиргә тими; керфек кагып, күз йомганчы; кызу тоту; ялт иттерү; яшен тизлеге белән;
1.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез:
Агач атка атландыру; каеш биреп, юкә алу; кыл чабата киендерү; кәкре каенга терәтү; төп башына утырту; төпсез чанага утырту.
2.Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?
1.Яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымыдыр бу фашист дигән ләгыйньнәр.(М.Җ.) 2. Сөйләп бетерергә бир инде, Әбүзәр, узган эшкә салават. (Г.Ә.) 3. Гимаевның менә былтыр кысканга быел кычкыруы гаҗәп.(Б.К.)
3.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.
- Тирәнрәк уйлап караса, ул кадәрле ут йотарлык сәбәп тә юк кебек. (М.Х.)
2.Ә син нигә авыз йомып тордың? (Г.И.) 3.Телен йоткан ул! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.)
1. Фразеологик берәмлекләр ирекле сүзтезмәләр калыбы буенча ясалганнар. Ия-хәбәр, тәмамлык-хәбәр калыплары аеруча киң таралган. Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.
1. Хәзер аңа авылда аңа тел тидергән кеше юк.(Г.И.) 2. Ә чыгып җыештырырга беребезнең дә кул тимәде (Л.И.) 3.Белсә дә, Миңнурый алдында аларны әйтер өчен теле әйләнмәс иде. (Г.Ә.)
2. Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз.
1. Әйтик, менә Фәйрүзәгә телем. әйтергә. (М.Җ.) 2. Телен . ул Хамматың! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.) 3. Һәммәсе кырын . (Г.К.)
3.Төркемләп бирелгән фразеологик берәмлекләрнең уртаклыгын күрсәтегез.
1.Әлифне таяк дип тә белмәү; сукыр тавыкка бар да бодай; белмимнең беләге авыртмый; сай йөзә.
2.Агачтан сандугач кына ясамый; алтын куллы; баскан җирдән ут чыгара; кулыннан килә; кулыннан килмәгән эше юк; кулы кулга йокмый; кылны кырыкка яру.
4. Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?
1.Тарта торгач, он булыр.
2. Мәрхәмәт ит, әй Карәхмәт, безгә син;
Безне коткар, из диюнең измәсен. (Г.Т.)
3.Дамокл кылычыдай торганда, хыял колачлары киң җәелми иде. (Ш.М.)
1.Мисалларны укып, фразеологизмнарның кайсысы гади сөйләм стиленә генә хас икәнен әйтегез.
1 Безнең иске күршеләр телгә килделәр.(Г.И.) 2. Хәзер үк таймасаң, ияк астыңа берне баш белән бирәм бит. (М.М.) 3. Агач кала төземибез дип, таш кала төзибез дип, күпме бәхәсләштек, күпме ямьсезләнештек! Иптәш Лазарев белән иптәш Лебедев күпме кылыч сындырдылар!
2.Өзекләрдәге фразеологизмнарны табып, аларның синтаксик төзелешен аңлатып бирегез. Һәр җөмлә кисәген яки төркемне аерым-аерым туплагыз.
1. Әле менә өстендәге киемнәренең артык яңа, артык пөхтә булуына да эче поша (И.Г.)
2. Олы кешегә аз булса да ярдәм итү өчен җай чыгуга күңеле булып, Шәмси аның мылтыгына сузылды.(Г.Б.) 3. Анысы дөрес, Минһаҗетдин, авырга алма, язмаганны сөйләргә яратасың. Җыен тузга язмаган синнән чыга.(К.Т.)
3.Фразеологик берәмлекләрне тутырып, җөмләләрне күчереп языгыз.
1.Кил,бәхетле Яңа ел,төкле. (Ш.М.) 2.- Авызыңнан . алсын. Ул ниткән сүз? (К.Н.) 3. Йокы . сорамый: Газинур баш астына йодрыгын куя да шунда ук мышный да башлый. (Г.Ә.) 10. Күргән бер кеше эче . көлде. (М.Г.) 4.Телемне . булса да түздем. (М.Г.)
1. Бу фразеологик берәмлекләр гомумкулланылышка кайсы өлкәләрдән килеп кергән?
1. Мондый юл белән эш иткәндә, чебеннән фил ясауга һичшиксез ышанырга мөмкин. 2. Бар да шундый законга туры китереп эшләнә ки, руслар әйтмешли, черки борынын да тыга алмас. (Ә.Е.) 3. Чөнки Мәхмүт күршебез малае кайтканнан бирле бөтенләй итекле песигә әйләнде.(М.Ә.) 4 . Ә аның улы-кызлары. болар башка ялан җимеше булырга тиеш.(Ә.Е.)
2.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.
1. Тирәнрәк уйлап караса, ул кадәрле ут йотарлык сәбәп тә юк кебек. (М.Х.)
2.Ә син нигә авыз йомып тордың? (Г.И.)3. Телен йоткан ул! Юл буена бер авыз сүз сөйләштерә алмадым.(Н.И.) 4..Өстебезгә сез килеп кердегез, мин ут белән су арасында калдым.(Г.Т.)
3. Фразеологизмнар кергән җөмләләр төзегез.
II дәрәҗә (уртача укучылар өчен) карточкалар үрнәге.
1. Күп нокталар урынына фразеологик берәмлекләрне тутырып языгыз.
1.Ул, Габдрахман хәзрәткә якыннардан булып, бөтен мәдрәсәне . алды. 2. Шуннан соң Таһирҗан хәлфә тәмам күздән төште, көне бетте, шәкерт арасында да кадере. . 3. Дәүләтша агайның да авызыннан аш . .
2. Фразеологизмнарны русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
Сколько воды утекло; золотые руки; как на ладоне; след простыл; ставитьпалкув колеса;больное место.
3.Түбәндәге фразеологизмнарны кертеп, җөмләләр төзегез.
Үз сүзен сүз итү; аның каршында бишкә бөгелә; ике ут арасында калу; күздән югалу .
1.Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре ягыннан туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.
Уклау йоткан, корыны бушка аудару, түбәсе күккә тию, ике агач арасында адашу, җан-фәрманга чабу, авыз ачып тору, теңкәгә тию, керфек какмау, ачык авыз, баш кату, табан ялтырату, телеңне йоту, җиде кат җир астында, урманга утын төяп бару, колакка киртеп кую, кылын тартып карау, һавадан алып сөйләү, балтасы суга төшкән кебек, җәһәннәм астына, тетмәсен тетү, исе дә китми.
Камня на камне оставить, и в ус не дует, к черту на кулички, высосать из пальца, как в воду опущенный, аршин проглотил, быть на седьмом небе, бить баклуши, заблудиться в трех соснах, во все лопатки, вымотать душу, ворон считать, глаз не сомкнуть, голова садовая, голова идет кругом, держать язык за зубами, задать стрекоча, ехать в Тулу со своим самоваром, за семью замками, задать жару, закинуть удочку, зарубить на носу.
2. Шушы фразеологизмнарның берничәсе белән җөмләләр төзегез.
1.Күп нокталар урынына фразеологик берәмлекләрне тутырып языгыз.
1. Шул сәбәптән Җиһанша, ни дә булса бер эш чыкмасмы дип, бар фикерене сарыф итеп, шул мәхәлләгә дүрт . илә карап тормакта иде. 2.Шәриф хәзрәтнең бу эшләрене күреп: “Бу нәрсә шәкертләрне үзенә каратыр”, - дип, көнчелек тамырлары хәрәкәткә килеп, Җиһанша хәзрәтнең күзен . каплады. 3. Шәриф хәзрәт тә мәдрәсәгә йөрүдән туктап, арага суыклык . . 3. Шуннан халык: “Ул кеше хәзрәткә дошман”, - дип сөйли башлыйлар, буны ишетеп, ни сәбәптән хәтере . икән дип, ул адәмнең исе китә.
2.Фразеологик берәмлекләрне табып, аларның синонимнарын әйтегез. Рус телендә аларның эквивалентларын табыгыз.
1. Берәүдән дә тартынып тормый, берәүгә дә баш бирми, әче, чәнечкеле теле белән теләсә кемне чагып алырга әзер. (Г.Ә.) 2. Анасыннан “улым ” сүзе дә ычкынгач, Хәлимнең эченә җылы керде. (И.Г.)
1.Сүзгә сүз тәрҗемә ителә торган фразеологизмнарны табып, парлап языгыз.
Төпсез мичкә, күз карасы кебек саклау, сүзне җилгә ташлау, күкерт кебек кабыну, чәчләр үрә тору, канат астына алу, ана сөте белән кергән, ике куян артыннан куу, башың белән җавап бирү, куеныңда таш йөртү, озын телле, тиресен тунау, яман күз, күз йому, кармак салып карау, үз кабыгыңа кереп бикләнү, теле кычыта, күздән утлар күренү, аяз көнне яшен суккандай, колак читем белән.
Беречь как зеницу ока, бездонная бочка, взять в руки, волосы встают дыбом, взорваться как порох, бросать слова на ветер, отвечать головой, гнаться за двумя зайцами, впитать с молоком матери, краем уха, как гром среди ясного неба, искры посыпались из глаз, зуд в языке, замыкаться в свою скорлупу, закинуть удочку, закрывать глаза, дурной глаз, драть шкуру, длинный язык, держать камень за пазухой.
2.Фразеологик әйтелмәләрнең дәвамын язып бетерегез.
Аягы җиргә. ; кәкре каенга. ; сукыр тавыкка. ; диңгез. ; сүзне җилгә. ; эчкә җылы. ; өрмәгән җиргә дә . ; телне тешләп.
1.Фразеологик әйтелмәләрне табыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Аның да теле ачылып китә.(Г.Ә.) 2. Бер җаен табарлар да аның кабыргаларын санарлар.(Г.И.) Чү, чү, кызма, Әкрам энем, күзгә төтен җибәрмә. (Г.Н.) 3. Ул, ни әйтергә дә белмичә, сөмсере коелып, аптырап басып калды.(Ә.Е.)
2.Фразеологизмнарның русча эквивалентларын әйтегез:
Эт белән мәче шикелле; ике ут арасында; эзе суынган; саламга ябышу; чебеннән фил ясый; телеңне йотарсың; кызыл кар яугач; авызына су капкан.
III дәрәҗә (йомшак укучылар өчен) карточкалар үрнәге.
1.Сәнгатьле итеп укыгыз, күчереп языгыз. Фразеологизмнарның астына сызыгыз.
Ул куян йөрәк булып чыкты. Аның күңелен курку басты. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Вакытың булса, тамагыңны ныгыт. Куян җанлы булырга ярамый. Безнең алар белән борчак пешми. Мин ике көн керфек какмаган. Вокзалда инә төртерлек тә урын юк иде. Артурның Гүзәлгә күзе төште.
Рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны күчереп языгыз һәм чагыштырыгыз. Охшашларын табып әйтегез.
Телеңне йотарсың – язык проглотишь; инә төшәрлек урын юк – яблоку негде упасть; кара песи үтеп китте – черная кошка пробежала; күзгә төртсәң күренмәслек – хоть глаз выколи; карт төлке – тертый калач; колакка киртләп кую – зарубить на носу; Мамай елгы – при царе Горохе; кулга кул тотынып – рука об руку; сүз эзләп күршегә керми – за словом не лезет в карман.
Түбәндәге фразеологизмнар белән җөмләләр төзегез.
Җиде буын, җиде кат җир асты, җиде төн уртасы, җиде бабай, җиде юл чаты, җиде кат тир чыкканчы.
Өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз, күчереп языгыз. Фразеологизмнарны табыгыз.
1.Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була. (Ф.К.)
2.Күз ачкысыз бураннарда,
Кышкы салкын җилләрдә,
Почта ташып йөргәндә,
Ут булып яна иде. (М.Җ.)
Фразеологик берәмлекләрне русчага тәрҗемә итегез, аларны кулланып, җөмләләр төзегез.
Баш вату; чебеннән фил ясау; җил куу; ике күзе дүрт булу; ике куян артыннан куу; ике тамчы су кебек; авыз турсайту.
- Дәреснең гамәли эшкә бирелгән вакыты чыкты, эшләрегезне җыябыз, икенче дәрескә билгеләрегезне әйтермен.
Укучыларга биремле карточкалар таратыла. Биремнәрне гамәли эш дәфтәрләрендә эшлиләр.